Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда күренекле фотограф вафат

Ул шәһәр зиратында әнисе янында җирләнәчәк.

Чаллыда шәһәр тарихында тирән эз калдырган фотограф, кинохроник Зирәк Садыйков бүген төнлә кинәт вафат булды. Бер айдан соң аңа 65 яшь тулыр иде. 

Зирәк Садыйков –  КАМАЗ, шәһәр төзелешен яктырткан күренекле шәхес. Шәһәр тарихы музеенда  аның фотоаппараты саклана. «Энергетик» мәдәният сараенда «Объективта – шәһәр тарихы» күргәзмәсендә аның фотолары зур урын алды. 

«Бик кызганыч. Соңгы кинохроник китте. Бөтен пленкаларым өйдә, дигән иде.  Аның архивы бик бай иде. Архивка бик күп фотолар җибәрде»,  -  ди шәһәрнең архив идарәсенең элеккеге җитәкчесе Люция Шәмсевәлиева. 

Мәрхүмне бүген көндезге 12 дә шәһәр моргыннан соңгы юлга озаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр үлем-китем