Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызларын РФ Оборона Министрлыгы зурлады

Ул аларга «СВОда катнашучы» медальләрен тапшырды.

Чаллы кызлары Гүзәл Гафиятуллина, Анна Артемьева һәм Екатерина Шульга РФ Оборона Министрылыгының зур бүләгенә лаек булды. Волонтёрлык хезмәтләре өчен аларга «СВОда катнашучы» медальләрен тапшырдылар.  

Шәһәрдәшләр махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә ярдәм итә. 2022 елда «Своих не бросаем 16» төркеме оештыра. Ике ел эчендә активистлар 400 тонна гуманитар ярдәм җибәрә. Республиканың «Алга» һәм «Тимер» полкларыннан тыш, Россиянең башка хәрби частьләре дә алардан гуманитар ярдәм ала. 

Кызлар госпитальләр турында да онытмый. Быел алар бер мәктәпне үз канаты астына алган. Балаларның күбесе ятим калган. Апрель азагында шунда барырга җыеналар.  

«Тәрәзәләр, спорт инвентарьлары, балаларга кием-салымнар алдык. Кул осталарыбыз аларга оекбашлар һәм уенчыклар бәйләде», – дип сөйләде Анна Атремьева. Бу хакта монда да язган идек.

Анна махсус хәрби операция баручы җирлектән кайткач, очрашып интервью бирергә вәгъдә итте.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев