Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы Эльмира Галимова яңа вазифада

Аны коллективка Рифкать Миңнеханов тәкъдим итте.

Чаллы кызы Эльмира Галимова ТР Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры итеп билгеләнде.  

Ул моңа кадәр әлеге институтта гыйльми сәркатиб  вазифасын башкарды. Хәзер инде тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗевны алыштырып, директор вазифасына кереште.  

Эльмира Галимованы коллективка Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов тәкъдим итте. 

Эльмира 1982 елда Чаллыда туган. 12 яшендә җырлар яза башлаган. Башта И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын, аннары  Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. 

Бик күп җырлар һәм музыкаль әсәрләр авторы. Ул Пермь татарларының традицион музыкаль мәдәниятенә  багышлап кандидатлык диссертациясе яклаган. Якташыбызга яңа вазифада уңышлар телибез.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эльмира Галимова Рифкать Миңнеханов Фәннәр академиясе