Чаллы кызы Сосо Павлиашвили белән бергә очкан
«Ике ел инде кызым шунда эшли», - ди әнисе.
Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концерт залы директоры Фәнил Салихов хатыны Светлана белән өч кыз үстерделәр. Аларның беренче кызлары Олеся Казан Дәүләт медицина институтын кызыл дипломга тәмамлап, хирург-офтольмолог булып эшли.
«Олеся Америкада стажировкада булды. Аны чит илләрдә дә яхшы беләләр. Немец табибы Кытайга үз клиникасына эшкә чакырды. Ике ел инде кызым шунда эшли. Ул Татарстаннан соңгы китүендә Россиянең күренекле җырчысы Сосо Павлиашвили белән бер самолетта очкан», – ди Светлана Салихова.
Олеся Зыятдинова ире белән ике бала үстерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев