Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы «Татар кызы-2026» бәйгесендә җиңде

Кем ул?

Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда республикакүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесенең финалы узды. Анда Татарстан шәһәр һәм районнарыннан 11 кыз катнашты.
Чаллы данын, 29нчы гимназиянең элеккеге укучысы Айсылу Абдуллина яулады. Айсылу барлык сынауларны уңышлы үтеп, «Иң назлы кыз» номинациясендә җиңде.
«Без, Чаллылылар педагогия университеты студенты Айсылу өчен җан аттык. Аның җиңүчеләр исемлегенә керү безнең өчен горурлык», – диде Г.Акыш исемендәге лицей-интернат директоры, «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Чаллы бүлеге җитәкчесе Фирдүсә Әюпова.
Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесенең төп җиңүчесе Балтач районыннан Динә Зарипова. Ул Казан федераль университетында музыка укытучысы белгечлегенә укый. 
Динә «Татар кызы» бәйгесенең Төрекмәнстанда узачак дөньякүләм этабында Татарстан данын яклаячак. 
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла. 
Фотолар Фирдүсә Әюповадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илкүләм проектлар «Татар кызы» Г.Акыш лицее