Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы «Туым Җондызы» фестивалендә җиңде

Чаллының 2 гимназиясендә укучы Әдилә Ишалина Керәшен җырын башкаручылар фестивалендә Гран-при яулады.

Сәхнә дөньясы ишеге миңа 5 яшемдә тәүге тапкыр "Чулман йолдызы" бәйгесендә ачылды. Шул вакыттан бирле минем сәхнәдән төшкәнем юк. Беренче сыйныфта музыка мәктәбенә йөри башладым, аны кызыл дипломга бетердем. Хәзерге вакытта миңа җыр сәнгатенең нечкәлекләрен, тавышымның яңа якларын  укытучым Камалова Диләрә Әзһәм кызы ача. 
Шулай ук Виталий Агапов җитәкчелегендә оештырылган "Җанагай" керәшен ансамбленә йөрим. Андагы вакытымны бик күңелле һәм файдалы итеп уздырам. Минем уңышларымда остазларымның өлеше бик зур дип уйлыйм.

Шуны да әйтеп үтәсем килә, мин заман белән бер аяктан атларга омтылам. Төрле халыклар мәдәнияты белән танышырга үземә бик ошый. Шуңа күрә төрле телләрдәге җырлар минем репертуарымны баетып килә. 

"Туым Җондызы" - "Рождественская звезда" XIV республикакүләм Керәшен җырын яшь башкаручылар конкурс-фестивале миңа бик ошады. Оештыру ягы бик югары дәрәҗәдә иде. Бер катнашучы да игътибарсыз калмады. Оештыручыларга бик зур рәхмәт.
Җиңү ялкыны һәрбер җырчының йөрәгендә янгандыр дип уйлыйм. Билгеле, миндә дә өмет яши иде. Жюри әгъзаларына мине Гран-при исеменә лаек дип санаганнары өчен, әти-әниемә, остазларыма минем өчен җан атканнары өчен, миңа канат куйганнары өчен чиксез рәхмәтемне белдрәсем килә! Мин бик бәхетле!

«Туганайлар» газетасыннан

Сүз уңаеннан, Әдилә Ишалинага "Туым Җондызы" фестивалендә Гран-при яулаганнан соң 50 мең сумлык сертификат тапшырдылар. Хәзерге вакытта 9нчы сыйныфта укучы шәһәрдәшебез ул акчага телефон алырга хыяллана икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев