Чаллы мәгарифенә – 48 млрд сум
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәгарифенә – 48 млрд сум

Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең карары чыкты.

Чаллы Башкарама комитеты җитәкчесе  Фәрит Сәлахов мәгариф буенча муниципаль программаны раслау турында карар кабул итте. Аның буенча 2026-2028 елларда мәгариф системасын үстерүгә 48,8 миллиард сумга якын акча каралган. 

2026 елда – 14,8 миллиард сумнан артык акча, ә 2027 һәм 2028 елларда якынча 15,9 миллиард сум акча биреләчәк.

Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсенә чыгымнар 2026 елда –  5,4 миллиард сумнан артык,  2027 һәм 2028 елларда якынча 5,9 миллиард сум тәшкил итә.
 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф акча керем

Нет комментариев