Чаллының 39нчы мәктәбе Россиянең «Белем» җәмгыяте оештырган мәктәп музейларының Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.
Мәгариф учреждениесе музее «Иң яхшы этнографик һәм туган якны өйрәнү экспозициясе» номинациясендә беренче урынны алды. Бүләк буларак, мәктәпкә музейларын яңарту һәм үстерү өчен җиһазлар биреләчәк.
Белем йортындагы экспозиция Чаллының 400 еллыгына һәм «КАМАЗ»ның 50 еллыгына багышланган. Ул шәһәр тарихын XIX гасырдагы сәүдәгәрләр тормышыннан алып, автомобиль гиганты төзелешенә һәм бүгенге күпмилләтле шәһәр тормышына кадәрге чорны чагылдыра.
Музей фондында меңнән артык экспонат саклана. Алар арасында XIX гасырга караган Коръән һәм Евангелие, борынгы керамик савытлар, шулай ук укучыларның Волгоград өлкәсендә узган «Хәтер вахтасы» вакытында алып кайткан истәлекле әйберләре бар. Хәзер махсус хәрби операциягә багышланган экспозиция дә әзерләнә. Җиңүчеләрнең исемнәре 9 октябрьдә Мәскәүдә узган финал сынауларыннан соң игълан ителде. Конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән мәгариф оешмалары катнашты. Чара Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән оештырылды.
Фото скриншот
Нет комментариев