Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәктәпләренә 200 укытучы килде

Яшь педагоглар килүгә кармастан мәктәпләр әле дә кадрларга кытлык кичерә. Нигездә, физика, химия, биология һәм рус теле укытучылар җитми.

Чаллы мәктәпләренә эшкә 200 гә якын яшь укытучы килгән. Аларның күпчелеген Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар тәшкил итә. Шулай ук Башкортостан, Киров һәм Оренбург өлкәләреннән дә эшкә килүчеләр бар. Барлыгы бу уку елында укучыларга 7 меңгә якын педагог белем бирәчәк. 

Яшь педагоглар килүгә карамастан, мәктәпләр әле дә кадрларга кытлык кичерә. Нигездә, физика, химия, биология һәм рус теле укытучылар җитми. Өстәвенә, балалар саны да елдан-ел арта бара. Шул сәбәпле быел да Чаллыдагы 81 мәктәпнең 24ендә укыту ике сменада оештырылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф