Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры 1 Май бәйрәме белән котлады

«Сезнең хезмәтегез, илебезгә карата мәхәббәтегез аркасында илебез яхшы якка үзгәрә», - ди Наил Мәһдиев.

Кадерле шәһәрдәшләр! Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм. 

Әлеге бәйрәм бердәмлекне, үткән һәм хәзерге заман арасындагы элемтәне символлаштыра. Хезмәтнең әһәмиятен күрсәтә, җәмгыять үсеше өчен хезмәт итүчеләрне берләштерә. 

Бүген без илебезне, республикабызны, Чаллыбызны үстерүче кешеләребезне зурлыйбыз. Чаллы шәһәрен, "КАМАЗ" заводын төзүче ветераннарыбызга рәхмәтләребезне әйтәбез. 

Соңгы елларда да шәһәребездә театр, мәктәп, балалар бакчалары, юллар төзелде. Сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт объектлары капиталь төзекләндерелде. Транспорт, юл, социаль өлкәләрдә дә зур проектлар тормышка ашырыла. 
Бу чаллыларыбыз хезмәте нәтиҗәсе. Шәһәребезнең иң зур байлыгы - кешеләр. Талантлы, акыллы, креатив карашлы кешеләр! 
Сезнең хезмәтегез, туган җиребезгә карата мәхәббәтегез аркасында илебез яхшы якка үзгәрә. Бердәм булып без тагын да яңа үрләр яулаячакбыз.

Һәркайсыгызга сәламәтлек, иминлек һәм хезмәттә уңышлар телим. 1 май бәйрәме белән! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев