Чаллы мэры: «Аптырашта булыр идек, башкача коллапста»
Шәһәрдә мәктәпне тәмамлаучылар саны арта.
Чаллыда 9 сыйныфны быел 6593 укучы тәмамлый. Узган ел бу сан 6290 иде. 11нче классны тәмамлаучылар саны да арткан – 1911 бала.
«Күрсәткечләр арта. Яңа төзелгән мәктәпләр әһәмиятен аңлыйсыздыр? Алар булмаса нишләгән булыр идек? Аптырашта булыр идек. Балалар 3 сменада укырлар иде. 10 ел эчендә 10 яңа мәктәп төзедек. Бүген 81 мәктәпнең 24ендә генә икенче сменада укыйлар. Безнең максатыбыз ел саен бер мәктәп төзү. Бу стратегик юнәлеш», – ди шәһәр башлыгы.
Бүгенге көндә Мәрәкәс аръягының 22 микрорайонында 1224 балага исәпләнгән мәктәп төзелә. Федераль һәм республика бюджетларыннан 2,3 млрд сум акча бүленеп бирелде. 10 ел эчендә шәһәрдә 20 балалар бакчасы төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев