Чаллы мэры: «Бервакытта да кешеләрне ярдәмсез калдырмыйбыз»
Бу хакта дүшәмбе кибәшмәсендә хәбәр итте.
Кичә Чаллының 11/09 йортында шартлау булган иде. Дүшәмбе киңәшмәсендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев, янгында тагын бер фатирның зыян күрүен әйтте. Зыян күрүчеләргә ярдәм ителәчәген әйтте.
50 яшьлек фатир хуҗасының хәле авыр, ул ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә дәвалана.
Якынча мәгълүматлар буенча, шартлау газ җиһазлары белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыккан.
– Бу йорт подьездындагы тәрәзәләрне яңартырга кирәк. Шулай ук күрше фатирлар, беренче катта да зыян күрүчеләр бар. Янгынны сүндергәндә кешеләрнең җиһазларына зыян салынган. Без бервакытта да кешеләрне ярдәмсез калдырмадык. Һәркем тиешле ярдәм алачак, – диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.
Ул подъезддагы барлык конструкцияләрне тагын бер кат тикшерергә кушты. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә тәрәзәләр ватылган. Янгын 9 кв. мәйданда җиһазларны һәм әйберләрне юк иткән. Урынга тиз арада килгән янгынчылар ачык утны сүндергәнннәр.
50 яшьлек фатир хуҗасының башы һәм гәүдәсе пешкән. Шулай ук фаҗига урынына беренче булып килгән ГАИ инспекторы да зыян күргән.
Бүгенге көндә йортта төзекләндерү эшләре бара. Белгечләр әйтүенчә, капиталь конструкцияләргә зыян килмәгән. Кешеләр үз фатиларына кайттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев