Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Яңа ел бәйрәмнәре уза торган урыннарны тикшерергә кушты

31 декабрьдән 1 январьгә кадәр Үзәк чыршы янында 155 полиция хезмәткәре, 21 Росгвардия вәкиле, 50дән артык хокук саклау органы хезмәткәре эшләячәк. Юл хәрәкәте иминлеген 23 ГАИ экипажы тәэмин итә.

Россия Эчке Эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарә башлыгы урынбасары Раил Нәҗмиев яңа ел бәйрәмнәрендә җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү турында чыгыш ясады. 

16 декабрьдән башлап барлык мәгариф учреждениеләрендә, иҗтимагый киңлекләрдә яңа ел бәйрәмнәре башлана. Бу вакытта җәмәгать тәртибен  балигъ булмаганнар белән эшләү подразделениеләре хезмәткәрләре, участок полицияләре, шулай ук ирекле җәмәгать тәртибен саклаучылар саклый. 

20 декабрьдә «Азатлык» мәйданында шәһәрнең үзәк чыршысын ачу тантанасы була.

«Биредә 75 полиция, 13 Росгвардия, 20  «Форпост» хезмәткәре, 20 муниципаль хезмәткәр, 10 шәхси сак хезмәте вәкиле һәм 10 ирекле халык дружинасы вәкиле тәртип саклый. «Шәһәр хакимияте янындагы яңа ел чыршысы территориясе 16 декабрьдән башлап тәүлек буена полиция хезмәткәрләре контролендә була. Калган урыннарда җәмәгать тәртибен шәхси сак хезмәткәрләре тәэмин итә, полиция хезмәткәрләре аларга булыша», – дип белдерде Раил Нәҗмиев. 

Аның әйтүенчә, бәйрәм чаралары уза торган урыннарда спиртлы эчемлекләр сату тыела. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев район башлыклары, җаваплы җитәкчеләр алдына яңа ел бәйрәмнәрен тыныч һәм бәла-казаларсыз уздыру бурычы куйды. 

– Россиянең төрле шәһәрләрендә халык күп йөри торган урыннарда булган фаҗигале хәлләр барыбызның да хәтерендә. «Зимняя вишня», «Хромая лошадь»... Шуңа күрә пофилактика чараларын көчәйтергә кирәк. Барлык балалар бакчаларында, мәктәпләрдә  профилактик визитлар оештырырга кирәк. Бөтенсен тикшерү, төгәл күрсәтмәләр бирү зарур. Чыршы бәйрәмнәре күп уза торган «Энергетик», «КАМАЗ» мәдәният сарайлары, театрлар һәм башкаларны даими тикшереп торыгыз», – дип искәртте мэр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел бәйрәме Чаллы мэры