Чаллы мэры йортларның түбәләрен кардан чистартуны таләп итте
Бу эшне бу атнада башкарырга кирәк.
Чаллыда 232 авыш түбәле йортның 13се кардан чистартылмаган. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә торак-коммуналь хуҗалык мәсьләләре буенча идарә башлыгы Руслан Вильданов хәбәр итте. Кардан чистартылмаган йортлар «Жилкомсервис», «Ремжилстрой» һәм «Бумажниклар» идарә итү компанияләре карамагында. Алар шәһәрнең өч районында урнашкан.
– Бу йортларның түбәләрен кардан чистарту өчен 1 июньне көтәләрме? Март башланды. Түбәләрдә кар катламы былтыргыга караганда калынрак, – диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев. – Аллаһка шөкер әлегә кадәр бәла-казалар килеп чыкмады. Бездә 40 идарә итү компаниясенә территорияне вакытында кардан чистартмаган өчен штраф салынды. Эш штрафта түгел. Идарә итү компанияләре җитәкчеләре, район башлыклары бу сорау түгел, таләп. Яз, җылы көннәр җитте. Йортларның түбәләрен бу атнада кардан чистартыгыз!
Наил Гамбәрович язгы ташу буенча да эшне контрольдә тотарга кушты. Ул Чаллының 75 процент территориясендә яңгыр сулары коелары булмавын да искәртте.
– Бу язгы ташу белән шөгыльләнмәскә сәбәп түгел. Район башлыклары, сез шәһәрнең катлаулы урыннарын, карның күплеген беләсез. Быел 2025 елга караганда 1,5 мәртәбә артык кар чыгарылды. Бу эшне дәвам итәбез. Ул шактый күп чыгымнар таләп итә, әмма ул кирәк«Бережок» бакчачылык ширкәте кебек, су басарга мөмкин булган урыннарда профилактика эшләренә керешергә кирәк, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев