Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры: «Юбилей - ул беренче чиратта кешеләрне хөрмәтләү»

Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә юбилей елында кешеләрне хөрмәтләргә чакырды.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр һәм автогигант төзелешендә кешеләрнең роле турында сөйләде. Ел дәвамында беренче төзүчеләр турында сөйләргә, язарга чакырды. 
– Ачык кырда кыска вакыт эчендә ярты миллионлы шәһәр һәм автомобильләр заводы төзү – дөньяда да, планетада юк. Юбилей елында беренче төзүчеләрне хөрмәтләргә кирәк. Юбилей – ул кешеләр. Объектлар төзелер. Моңа шигебез юк. Бу хакта автогигантта беренче йөк чыгуга 50 ел тулуга багышланган чараларда Денис Мантуров та, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та әйтте. Акча булачак. Шәһәрнең – 400, КАМАЗда беренче йөк машинасы чыгуга 50 ел тулу елында без беренче чиратта автогигант һәм шәһәр төзүчеләрне хөрмәтләргә тиеш, – диде ул. 

Сүз уңаеннан,  узган атнада беренче йөк машинасы чыгуга 50 ел тулган көнне автогигантта мостлар заводы ачылылды. ЗАГСта юбилярлар парады узды. Картиналар галереясында автогигант һәм шәһәр юбилеена багышланган күргәзмә ачылды. «Бу күргәзмәне карарга кирәк», – дип искәртте мэр. 

Искәртеп үтәбез, Чаллының 400 елллыгына багышланган тантана 22 августта узачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры Чаллыга 400 Камазга -50