Чаллы мэры: «Кара диңгез флоты Кырым күперен дә саклый»
Дүшәмбе киңәшмәсендә Наил Мәһдиев Севастопольгә эшлекле сәяхәте турында сөйләде.
Узган атнада Татарстан делегациясе Севастополь хәрби диңгез флоты базасында булды. Наил Мәһдиев «Яр Чаллы» һәм водолазлар әзерләү үзәгенә хәрби җиһазлар тапшырды. Чаллы мэры Наил Мәһдиев Кара диңгез хәрби флотына ярдәм итүдә катнашкан предприятие җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде.
«Диңгезчеләргә ярдәм итүдә катнашкан һәр предприятие җитәкчелегенә рәхмәтемне җиткерәм. Эш ярдәм күләмендә һәм санында түгел, ә авыр вакытларда игътибарлы булуда. Хәрби диңгез флотының нинди мөһим эш башкаруын беләбез. Кырым күперен саклауда аларның өлеше зур. Без аларга ярдәм итүебезне дәвам итәчәкбез», – диде мэр.
Фото шәһәр хакимияте сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев