Чаллы мэры көрәшчеләр белән очрашты
Ни хөрмәтенә?
Чаллы мэры Наил Мәһдиев милли көрәш белән шөгыльләнүче спортчылар һәм тренерлар белән очрашты. Сәбәбе – көрәшчеләрнең күптән түгел ярышларда җиңүләре.
Казанда милли көрәш буенча Татарстан Чемпионатында М.Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервлары мәктәбенннән 26 спортчы катнашты. Аларның 8е җиңү һәм призлы урыннар яулады.
Азат Габдрәшитов белән Рәнис Гыйләҗетдинов үз үлчәү категорияләрендә республикада иң көчле спортчылар дип табылды. Аларның тренеры – Илнур Хәйбуллин.
Яшүсмерләр арасында көрәш буенча 39 төбәктән 400дән артык спортчы катнашкан Россия беренчелегендә Чаллы егетләре – Камариддин Сәидганиев, Нурсәит Харисов, Артур Лукьянов, Салават Дәүләтбаев һәм Артур Халиков җиңү яулады. Аларның тренерлары – Илгиз Шәмсевәлиев, Фаил Киямов, Виталий Юкин.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев спортның традицион төренә тугры калган көрәшчеләргә һәм тренерларга рәхмәт белдерде.
«Милли көрәш – төрле яшьтәге кешеләрне үзенә җәлеп итә торган матур спорт төре. Ул – татар милләтенең кыйммәтләрен саклау үрнәге. Без спортчыларга барлык шартларны тудырабыз. Спорт объектларын ремонтлыйбыз, яңаларын төзергә планлаштырабыз. «Витязь»ны төзекләндердек, «Олимпийский» спорткомплексында капиталь ремонт дәвам итә», – диде ул.
Наил Мәһдиев җиңүчеләргә һәм призерларга – дипломнар, милли көрәш буенча шәһәр федерациясе попечителе, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов 24 спортчы һәм тренерларга акчалата бүләк тапшырды.
Көрәшчеләр мэрга исемле футболка бүләк иттеләр.
Фотолар шәһәр сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев