Чаллы мэры мәктәптә ремонт барышы белән танышты
Бу мәктәптә күптән төзекләндерү эшләре бара.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев җаваплы җитәкчеләр белән бергә 45нче мәктәптә капиталь ремонт барышын карады. Биредә ремонт эшләре уку процессына зыян китермичә алып барыла. Яңа уку елына мәгариф учреждениесе тулысынча яңартылачак.
– Бинаның күпчелек өлеше заманча төс алган: өлкән сыйныфлар блогында бүлмәләр, коридорлар, актлар һәм спорт залы яңарды. Ремонт өчен акчаны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республика хөкүмәте бирде. Моның өчен рәхмәт. Төзүчеләргә, мәктәп коллективына, укучыларга һәм ата-аналарга бу эшкә аңлап, җаваплы караганнары өчен рәхмәт белдерәм. Барлык эшләр тәмамлангач 45нче мәктәпнең укучылар һәм укытучыларны үзенә тартып торучы заманча, уңайлы, уку процессын алып бару өчен җиһазланган үзәк булачагына ышанам, – диде Наил Мәһдиев ремонт барышы белән танышкач.
Татарстанда «Белем бирү эшчәнлеген оештыру, милли традицияләрне өйрәнү, яңа методикалар кертү» милли проекты тормышка ашырыла.
Фотолар шәһәр хакимиятенең телеграмм каналыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев