Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры: «Машина тәгәрмәчен ашап булмый»

Бүген Тукай районында елдагыча алдынгылар слеты узды.

Анда авыл хужалыгы алдынгыларын һәм районның яшәешен тәэмин итүче барлык өлкәләрдә уңыш казанган хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр. 

Ут күршеләрне котларга елдагыча Чаллы шәһәре мәры Наил Мәһдиев килде, бүләкләр тапшырды. «Авыл хезмәтчәннәре иң зур мактауларга лаек. Без нинди генә кыйммәтле техникалар, технологияләр уйлап тапсак та, иң беренче иртән тору белән икмәккә үреләбез. Машина тәгәрмәчен ашап булмый. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Без еллар дәвамында Тукай районы белән кулга кул тотынып, бер тукыма булып булып яшибез. Тукай районы Чаллыга тиң күрше», - диде мэр.

Бүген ул сәхнәдә «Кама» агрофирмасы комбайнчысы Фәнис Исламовка суыткыч, «Гигант» хужалыгы сыер савучысы Лилия Жиһангировага кер юу машинасы, Сәйдәшев исемендәге хужалык терлекчесе Фәридә Имамовага телевизор алу очен сертификат тапшырды.

Резидә Юсупова

Фото: Рөстәм Зәкиев
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев