Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев: «Диспансеризация үтмәгән кешеләрне эшкә кертмәскә!»

Чаллыда 2026 елның беренче яртысында 108134 мең кеше профилактик тикшерү узган.

Аның 91 34 се диспансеризация  үткән. Бу хакта башкарма комитетның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов хәбәр итте. Диспансеризация барышында 2600 чир башлангыч стадиядә ачыкланган. 
Дүшәмбе киңәшмәсендә хезмәткәрләренең сәламәтлеген кайгыртучы предприятиеләр исемлеге дә билгеле булды. Алар: «КАМАЗ» ГАҖ, «ТЭМПО» АҖ; С.Титов исемендәге катыргы-кәгазь халык предприятиесе, мәгариф, мәдәният учреждениеләре, «Чаллы суык» ААҖ, «Автомобиль юллары», «Шәһәр транспорты» предприятисе «Домкор» компанияләр төркеме. 
Бу эшкә, дөресрәге үз хезмәткәрләре сәламәтлегенә битараф булган предприятиләр дә ачыкланды. Менә алар: «Хаер» компаниясе, «Пятерочка», «Магнит» кибетләре челтәре, «Леруа Мерлен», ТТС. 
Чаллы мэры Наил Мәһдиев башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Наталия Кропотова белән Винер Харисовка бер атна эчендә әлеге предприятиеләрнең җитәкчеләре белән сөйләшеп, бу эшне уңай хәл итәргә кушты.

«Хезмәткәрләргә мондый мөнәсәбәт булырга тиеш түгел. Хезмәткәрләрне сакларга кирәк. Диспансеризация үтмәгән кешеләрне эшкә кертмәскә кирәк», – диде ул катгый итеп.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: диспансеризация