Чаллы мэры Наил Мәһдиев: «Куркынычсызлык беренче урында»
Чаллыда су объектлары яннарында куркынычсызлык чаралары көчәйтелде.
Тыелган урыннарга су коенырга ярамауны искәртә торган өстәмә элмә такталар урнаштырылды.
«Бу чаралар шәһәр халкының куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен эшләнә. Исегезгә төшерәбез, кисәтү билгеләре куелган урыннарда су коенырга ярамый», – дип кисәтте Үзәк район башлыгы Фидәрис Хәбибуллин.
Ул ата-аналарны балалар белән су янында үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшергә, аңлатырга чакырды. Кечкенәләрне бер минутка да ялгызларын гына калдырмаска кирәклеген искәртте.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада Чаллы Яр поселогында 15 яшьлек бала батып үлде. Татарстан Прокуратурасы мәгълүматларына караганда, ул тиешсез урында су кергән.
Комсомол районында да сулыклар янында профилактик рейдлар үткәрелә. Район хакимияте хезмәткәрләре Мәләкәс һәм Кама буйларында кешеләр белән очрашып, аңлату эшләре алып баралар.
Гомумән алганда, җәйге чорда Чаллының халык күп ял итә торган урыннарында саклык чараларына игътибар артты.
Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә Эчке эшләр идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Игорь Овсов сөйләде. Ул массакүләм ял итү урыннарында җәмәгать тәртибен саклау һәм бәла-казаларны булдырмау максатыннан «Курорт» чаралар планы гамәлгә кертелүен әйтте.
Әлеге документ нигезендә, көн саен 16:00-22:00 сәгатьләрдә Фикрәт Табеев, Тукай яр буйларында полиция һәм муниципаль хезмәткәрләр кизү тора. Өч сәгатькә бер полиция экипажлары патрульлек итә. Халык күп йөри торган урыннар: парклар, скверлар, яр буйлары «Куркынычсыз шәһәр» видеосистемасы белән җиһазландырылды.
22:00 сәгатьтән төнге 1гә кадәр яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне кисәтү максатыннан полиция хезмәткәрләре балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторлар белән берлектә рейдлар да үткәрәләр.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев җәй көне иҗтимагый киңлекләрдә күп чаралар үткәрелүне истә тотып, бу урыннарда җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итәргә кушты. «Бу район башлыкларына да кагыла. Июльнең икенче яртысында шәһәрдә ишегалды бәйрәмнәре, шәһәркүләм бәйрәмнәр оештырыла, ачык һавада кино, концертлар үтә. Алар аерым контрольдә булырга тиеш. Куркынычсызлык беренче чиратта», – дип искәртте мэр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев