Чаллы мэры: «Ни өчен әле без аларга ялынырга тиеш?»
714
0
Наил Мәһдиев тыңламаучы оешма-предприятие җитәкчеләрен закон буенча җәзага тартарга кушты.
Язның иртә килүе МЧС хезмәткәрләрен дә борчуга салды. 30 мартта ук кипкән үлән яну очрагы теркәлгән. Бер ай эчендә инде 26 шундый очрак.
«Металлургическая урамы, Казан, Камаз проспектлары, Ремонт проезды, Саначин, Комсомол, Габдулла Тукай яр буйлары, Мәләкәс елгасы, Яшьлек, Фоменко проспектлары тирәсендәге территорияләрдә янгын чыгуы бар. Шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә дә чүп-чар, кипкән үлән, ботаклар яндырып, ут чыгарга мөмкин», – ди ТР МЧСның 15нче янгын сүндерү-коткару отряды башлыгы Алмаз Мифтахетдинов.
Быел «Заря», «Гидростроитель» бакчачылык ширкәтләрендә янгын чыкты. Икесендә дә икешәр йорт көлгә әйләнде.
«2021 елда «Кама» ширкәтендә 26 өй янып бетте. 2018 елда 52 комплекс артындагы «Круиз» автостоянкасында бер автомобиль һәм йөк машинасына ут капты. Автостоянка хуҗалары территорияләрен чүп-чардан арындырмаганнар иде», – дип искә алды Алмаз Мифтахетдинов.
МЧС хезмәткәре шәһәркүләм өмәдә катнашмаган оешма-предприятие җитәкчеләренә территорияләрен кипкән үлән, ботаклардан арындырырга сорады. Шулай ук мәктәп, балалар бакчалары җитәкчеләренә балаларга шырпы белән уйнауның аянычлы нәтиҗәсе, янгын турында сөйләшүләр үткәрүләрен теләде.
«Сорап кына булмый. Ни өчен без аларга ялынырга тиеш? Закон бар. Янгын чыгу куркынычы булган зоналар исемлеген әйттеләр. Автозавод, Комсомол районнары башлыклары исәпкә алсыннар. Шулай ук бакчачылык ширкәтләре рәисләре дә янгынга каршы чаралар күрергә тиеш. «Кама» бакчачылык ширкәтен уратып җирне сөреп чыккан булсалар, кырда чыккан янгын ширкәткә, бәлкем, барып җитмәгән дә булыр иде. 26 өй көлгә әйләнде, күз алдыгызга китерегез әле?! Гаеп бары тик үзебездә. Дәүләт автоинспекциясе ничек итә: юлда тизлекне арттырдың икән – штраф сала. Бу очракта да шулай булырга тиеш. Беркемгә ялынасы түгел» – диде мэр Наил Мәһдиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев