Чаллы мэры: «Шәһәрдә уртача хезмәт хакы - 85 мең сумнан артык»
Узган ел белән чагыштырганда 16%ка күбрәк.
Чаллыда хезмәт хакы артты. Зур предприятиеләрдә ул уртача 85 мең сумны тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда 16%ка күбрәк. Бу хакта мэр "Бизнес Онлайн"га биргән интервьюсында әйтте.
"КАМАЗда уртача хезмәт хакы - якынча 97 мең сум. Эш хакын арттыру буенча "ярыш" бара диләр. Яхшы бит. Кешеләр яхшы хезмәт хакы алып, тиешенчә тормыш итәргә хокуклы", - ди мэр.
Муниципаль учреждениеләрдә эшләүчеләрнең, башкарган вазыйфаларына, стажына, эшләү режимына карап, хезмәт хакы уртача 65 мең сум.
"Хезмәт хакы күләмен без билгели алмыйбыз. Штат саны да. Ул Татарстан республикасы бюджеты белән бәйле. Узган ел муниципаль учреждениеләрдә эшләүчеләрнең хезмәт хакын 20%ка арттырдылар. Моның өчен Республика җитәкчелегенә зур рәхмәт", - ди Наил Мәһдиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев