Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры: «Сездән ярдәм сораячакбыз»

«Хәрбиләргә ярдәм итү – беренче бурычыбыз», – диде ул.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәр советы сессиясендә депутатларга үзенең махсус хәрби операция зонасына сәфәрләре турында сөйләде. 

Ул соңгы көннәрдә Курск өлкәсендә булган аянычлы хәлләрне «террорчылык акты» дип бәяләде.

– Илебез махсус хәрби операция шартларында яши. Украинаның хәрби көчләрен бернәрсә дә туктатмый. Алар тыныч тормыштагы халыкка, социаль объектларга карата террорчылык актлары кылалар. Мондый шартларда махсус хәрби операциядәге егетләргә, аларның гаиләләренә булышу мәсьәләсе беренче урында торырга тиеш. Дөрес, Оборона министрлыгы хәрбиләргә техника, кием-салым һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итә. Әмма ярдәм беркайчан да артык булмый. Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз,  – диде ул. 

Ул Чаллының предприятие, оешма җитәкчеләре, депутатлар белән берлектә хәрбиләргә, Кара диңгез флоты морякларына гуманитар ярдәм илтүе турында да искә төшерде. 

«Шунысы сөендерә, хәрбиләргә гуманитар ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, безнең гозеребезны беркем дә кире какмый. Хәрби көчләргә булышуны дәвам итәбез. Без сездән ярдәм сораячакбыз», – диде ул депутатларга. 

Фото шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция