Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры тезләнеп ветераннарга рәхмәт әйтте

Чаллы госпиталендә тернәкләнүче ветераннарны зурладылар.

Сугыш ветераннары госпиталендә 20дән артык Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны тернәкләнү уза. Бүген аларны бергә җыеп, бәйрәм уздырдылар. Якынлашып килүче Җиңүнең 80 еллыгы белән мэр Наил Мәһдиев котлады. Ул аларга якты дөньябыз өчен, СВОда катнашучы батыр ул-оныклар үстергәннәре өчен рәхмәтен әйтте.

«Ветераннарыбыз саны, кызганыч, елдан-ел кими. Иң яшьләре дә хәзер 100не тутыра. Сез илебез яшәсен өчен барысын да эшләдегез Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә илебез үсештә. Хәзер сез үстергән уллар, оныклар махсус хәрби операциядә катнаша. Алар башка. Әмма алар сезне, илебезне ярата», – ди мэр. 

Наил Мәһдиев бүләкләрне дә һәр ветеран алдында тезләнеп тапшырды.

«Сез алдыгызда тезләнүгә лаеклы. Рәхмәт Сезгә! Сәламәтлек телим, 100 елга кадәр яшәргә язсын», - диде ул.

Бүгенге көндә Чаллыда 428 ветеран яши. Бер ел эчендә аларның саны 187 кешегә кимеде. Иң өлкән ветераннарга 100 яшь, яшенә – 98. 

Чаллы хакимияте фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев