Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры: «Тикшерү комитеты янында елап йөрерлек булмасын!»

Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә җаваплы җитәкчеләрне кисәтте.

Яңа ел башында Татарстанның төрле муниципаль районнарында сөрем газыннан исереп үлүчеләр, Менделеевск районынында ике бала канализация коесына төшеп вафат булды. Мондый күңелсез хәлләр булмасын өчен Чаллы мэры Наил Мәһдиев җитәкчеләр алдына риск төркемендәге кешеләр яши торган фатирларын тикшерү бурычы куйды. Дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыкларына һәм торак-коммуналь хуҗалык идарәсе җитәкчеләренә профильле хезмәтләр хезмәткәрләре белән берлектә газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәүне тикшерергә, кимчелекләрне ачыкларга кушты.
– Билгеле фаҗигаләр кеше факторына бәйле. Һәр квартирада кеше үзенчә яши һәм үзен генә түгел, башкаларны да куркыныч астына куя. Моннан берничә ел элек 48/20 йортындагы бер фатирда көнкүреш газы шартлады. Фатир хуҗасы гына түгел, бер кыз да вафат булды. Мондый хәлләр кыш саен кабатлана. Без риск төркемендәге кешеләрне беләбез. Бу фатирларны тагын бер кат карап, газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен үтәүне тикшерергә кирәк. 
Ул шулай ук ачык яисә тулысынча ябылмаган яңгыр сулары җыела торган коеларны да тикшерегез, Аларның һәркайсының хуҗасы  бар. Кешеләр күп йөри торган урыннардагы: җәяүлеләр юлларындагы, мәйданнардагы, иҗтимагый киңлекләрдәге, парклардагы коеларга бүген үк ревизия ясагыз. Фаҗигаләр булырга тиеш түгел. Аннары тикшерү комитеты янында елап йөрерлек булмасын. Алар күз яшьләренә ышанмый, – дип кисәтте ул. 

Сүз уңаеннан, күптән түгел Чаллының «Залесный проспекты» тукталышы янында ябылып бетмәгән коега 10 яшьлек малай егылып төшә язды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры газ шартлады фаҗигаләр булмасын