Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры тиз арада түбәләрне чистартырга кушты

Бәхетсезлек килеп чыкса җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр.

Башкарма комитет белгечләре идарә итү компанияләренә  торак йортларның түбәләрен,  подъездларның козырекларын кардан һәм боздан чистартырга кушты. «Һава торышының җылы булуы нәтиҗәсендә кар шуып төшәргә мөмкин. Шуңа күрә түбәләрне кардан һәм боздан тиз арада чистартырга кирәк», – диде дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев. 

– Безнең шәһәрдә моңа кадәр түбәдән кар төшеп, кеше һәм транспортка зыян салу очраклары булды. Бу – идарә итү компанияләренең тиешенчә эшләмәве нәтиҗәсе. Моңа юл куймаска кирәк, – дип  искәртте шәһәр мэры Наил Мәһдиев. – Мәктәпләр һәм балалар бакчалары җитәкчеләре дә бу мәсьәләне контрольдә тотарга тиеш. Бәхетсезлек килеп чыкса, административ һәм җинаять җаваплылыгына тартырга туры килмәсен. Бинаны файдалану буенча җитәкчеләр җавап бирә. Түбәләрдән кар һәм бозны тиз генә төшерә алмасагыз, кисәтү билгеләләре куегыз, территорияне чикләп куегыз. Шәхси идарә компанияләреннән дә эшне тиешенчә башкаруларын таләп итегез!

Зөлфия Фоатова 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев