Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры вакцина ясатуны активлаштырырга кушты

Барлыгы 300 меңнән артык кешегә вакцина ясау планлаштырыла.

Хакимияттә узган дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитетның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов сезонлы авырулар турында сөйләде.

Аның әйтүенчә, грипп, кискен респиратор чирләр, ковид күбесенчә һава һәм сулыш алу юллары аша кешедән кешегә күчә. Аларның билгеләре дә бертөсле: югары температура, баш авырту, хәлсезлек, ютәл, борыннан агу, күз әчетү, кайбер очракларда боларга косасы килү, эч китү дә өстәлә. Вакытында дәваланмасаң үпкә ялкынсынуы килеп чыгарга да мөмкин. Мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен җитәкче риск төркеменә кергән кешеләрне (хроник авырулар, 65 яшьтән өлкәнрәкләр, балалар, сәламәтлек саклау һәм мәгариф хезмәткәрләре) йогышлы авыруларга каршы вакцина ясатырга чакырды. Вакцина шәһәр шифаханәләрендә җитәрлек күләмдә.  

2022 ел нәтиҗәләре буенча Чаллыда тын юллары белән авыручылар күпчелекне, (47,7 процент) тәшкил иткән. Узган атнада 46 кеше кискен респиратор чир йоктырган. Бу эпидемия чигеннән 29,3 процентка түбән.

«Иммунитетны ныгыту, чыныгу, дөрес туклану, вакцинация, битлек кию, дистанция саклау... Бу таләпләрне үтәсәгез, үзегез һәм якыннарыгыз сәламәт булыр», –  диде җитәкче. 

Чаллыда 300 меңнән артык кешегә вакцина ясау планлаштырыла. Аның 200 меңнән артыгы – зурлар, 91 меңе - балалар. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев башкарма комитет, идарә башлыкларын, сәламәтлек һәм мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрне беренче чиратта прививка ясатырга чакырды.

«Санитар-агарту эшләре алып барырга, эре предприятиеләргә, хезмәт коллективларына чыгып кешеләр белән сөйләшергә кирәк. Безгә сәламәт кешеләр кирәк. Вакцина ясатуны активлаштыру зарур», – дип кисәтте ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грипп чир авыру сәламәтлек ковид