Чаллы мэры халыкка мөрәҗәгать итте
Казанда объектларга дрон һөҗүменә бәйле рәвештә Наил Мәһдиев халыкны тынычлыкны сакларга чакырды.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең барлык оператив хезмәтләренең югары дәрәҗәдә әзерлекле булуын хәбәр итте. Халыкны тынычлыкны сакларга чакырды.
«Бүген иртән Казанга дроннар һөҗүм итте. Килеп чыккан вакыйгаларга бәйле рәвештә Чаллының барлык оператив-коткару хезмәтләре югары дәрәҗәдәге әзерлек хәленә китерелде. Шәһәр тормышын тәэмин итү объектлары штат режимында эшли. Тынычлыкны саклавыгызны сорыйм", - диде ул.
Рәсми мәгълүматлар буенча башкалага 8 дрон һөҗүм иткән. Аның берсе - сәнгать предприятисенә, берсе - елгага, алтысы торак йортка төшкән. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев