Мэр Наил Мәһдиев Чаллы гаиләләренә бүләкләр тапшырачак
Яңалыклар тасмасы

Мэр Наил Мәһдиев Чаллы гаиләләренә бүләкләр тапшырачак

Исемлектә - 1300 гаилә.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев республика һәм шәһәр көне уңаеннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә бүләкләр бирергә карар кылды. Азык-төлек кәрҗине 1300 гаиләгә тапшырылачак. 

Үзәк район - 435, Автозавод район - 440, Комсомол район буенча 445 гаиләгә бүләк әзерләнде.

Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов азык-төлек салынган пакетларны хәрбиләрнең гаиләләренә тапшыра башлады. Ул хәрби бурычларны үтәүче ир-егетләрнең гаиләләрен якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. 

Шундый ук бүләкләр махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләр гаиләләренә дә тапшырылачак.

 

 

 

 

 


МАХСУС хәрби операция Өлешечә мобилизация

Нет комментариев