Чаллы мунчаларының эш графигы үзгәрә
Алар кышкы режимга күчә.
10нчы ноябрьдән шәһәр мунчалары яңа график буенча эшли башлый.
Чаллының 3нче санлы мунчасы хәзер 4 көн (пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе) эшләячәк. ГЭСтагысы, 2нче санлы җәмәгать мунчасы, 3 көн: җомгадан якшәмбегә кадәр. Эшләү вакытлары - иртәнге 8дән кичке 9га кадәр. Бәясе - 250 сум.
Пенсионерлар өчен аерым ташламалы көннәр дә бар. 185 сумга пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә мунча кереп кайтырга була.
Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев