Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы оешма-предприятиеләренә битлекләр алып куярга киңәш иттеләр

Сәбәбе коронавирус белән авыручылар саны артуга бәйле.

Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев автокала предприятиеләренә битлекләр алып куярга киңәш итте. Сәбәбе  коронавирус белән авыручылар саны  артуга бәйле. Моннан тыш барлык оешмаларда да җитәрлек күләмдә дезинфекция чаралары булырга тиеш. 

“Әлегә битлек кию-кимәүне һәркем үзе хәл итә, тик киләчәктә таләпләр катгыйланырга мөмкин. Авырып, өзлегүләргә дучар булмас өчен ревакциянация дә ясатырга кирәк”, - дип белдерде Бариев. Шулай ук ул халык күпләп җыела торган җәмәгать урыннарында саклану чаралары күрү мөһимлеген искәртте. 

Мәгълүм булганча, Чаллыда пандемия башыннан коронавирус йоктыруның 19 меңнән артык очрагы теркәлгән. Бу республика буенча уртача күрсәткечтән 1,8 процентка кимрәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус