Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы пенсионерлары «Сәмрүк»та булды

Алар «Зөләйха күзләрен ача» фильмы геройлары эзләреннән йөрделәр.

Чаллы ТЭЦы халыкара өлкәннәр ункөнлеген беренчеләрдән булып башлап җибәрде. Биредә хезмәткәрләр лаеклы ялга чыксалар да, профсоюз әгьзалары булып калалар. Профсоюз комитеты алар өчен төрле чаралар үткәрә.

Шушы көннәрдә бер төркем пенсионарлар Лаеш районына сәяхәткә бардылар.

«Без башта Лаешның Г.Державин исемендәге туган якны өйрәнү музеенда булдык. Ул 4 көн элек кенә яңа бинага күчкән. Заллар заманча экраннар дисплейлар белән бизәлгән. Музейда экспонатлар бик күп. Аннары «Зөләйха күзләрен ача» дигән кино төшерелгән «Сәмрүк»та булдык. Көзге матур көндә Россия каналыннан күрсәтелгән кино геройлары йөргән җирләрдә булу – горурлык», – ди пенсионер Гөлшат Солтанова.

Любовь Елинага да сәяхәт бик ошаган.

«Алсу Рәхмәтуллинаның туристлык агентлыгы бик уңайлы автобус бирде. Ул йомшак кәнәфиләре булган кече конференц залны хәтерләтә. Экскурсовод Галия ханым дөрес һәм матур итеп Чаллы, республика тарихы турында яратып сөйләде. Лаеш районына сәяхәтебез күңелле һәм бик рәхәт булды. Өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәткән җитәкчеләргә, профсоюз комитетына рәхмәт», – диде ул. 

Фотолар Миләүшә Гыйльмияровадан алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр декадасы «Зөләйха күзләрен ача» Сәмрүк