Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы пенсионеры: «Балалар ярдәм итмәсә, нишләр идем икән?»

«Шәһри Чаллы» журналистлары моң-зары булган шәһәрдәшләрне тыңлый.

"Шәһри Чаллы" газетасында «Әйтим әле!» сәхифәсе барлыкка килде. Без Чаллы урамнарына чыгып, сезне борчыган сорауларны, үтенечләрне язып алачакбыз. Аларга җаваплар эзләп, хәл итү мөмкинлеге турында да аңлатачакбыз. Бу юлы шәһәрдәшләребезне Сәрия Гарипова тыңлады.

Нурия Рәхмәтуллина:

"Миңа 63 яшь. 25 ел эш стажым бар, озак еллар тәрбияче булып эшләдем, ахырга таба идән дә юдым. Пенсиям 14 мең сум. Шуның 2 мең ярымы, кыш айларында 5 мең сумы фатир өчен түләүгә китә. 2 мең сумга кадәр кирәкле дарулар алам. Калганы – ашауга. Балалар ярдәм итмәсә, нишләр идем икән? Аллага шөкер, алар минем өчәү, өчесе дә әни дип тора. Тик шулай да мондый кечкенә пенсиягә яшәү гадел түгел, минемчә".
 

 Борчыган сорауларыгыз, проблемаларыгыз булса, 57-01-19 номеры буенча шалтыратып сөйли аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев