Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы пенсионеры мошенникка акчасын тапшыру өчен Түбән Камага ук барган

Хокук сакчылары әйтүенчә, ул җыйган бөтен пенсия акчасын югалткан.

Салынган зыян күләме  - 627 мең сум...

Мошенниклар турында көн дә сөйлиләр, кисәтәләр. Шулай да алданучылар кимеми. Чаллыда мошенниклардан тагын бер хатын-кыз зыян күрде. Җыйган акчасын Түбән Камага барып ук тапшырып кайтты, ди полиция хезмәткәрләре. 

Үзен банк белгече итеп таныштырган мошенник аңа ике көн буе шалтырата. Банк счётындагы акчаларын билгесез кешеләрнең урлавы турында хәбәр итә. Калган 227 мең сумны саклап калу өчен салдырырга киңәш итә. Пенсионер ризалаша. Аны өеннән такси белән килеп алалар. Акчаны салдыргач, Түбән Кама шәһәре тукталышында бер хатынга тапшырырга кушалар. 79 яшьлек пенсионер барысын да мошенниклар әйткәнчә эшли. 

Шәһәрдәш өенә кайткач, тагын телефон шалтырый. Бу юлы мошенник үзен тикшерү комитеты белгече итеп таныштыра. Акчаны саклап кала алмавын белдерә һәм өендә булган акчалары белән кызыксына. 

Пенсионер ире белән җыйган 5 еллык пенсия акчалары булуын әйтә. Мошенник аны да саклап калырга тәкъдим итә. Әби тагын Түбән Камага юл тота. 400 мең сум акчасын шул ук тукталышта, шул ук хатынга тапшыра. Кайтып җиткәч кенә ялгышлык эшләгәнен, мошенниклар корбаны булганын аңлап ала.

Полициягә мөрәҗәгать итә итүен, тик... мошенниклардан инде җилләр исә. Хәзер алар эзләүдә. Җинаять эше кузгатылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев