Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы пенсионерының миллион сум акчасын алганнар

Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

Тәүлек эчендә Чаллыда яшәүчеләр мошенникларга миллион сумнан артык акча күчерә. Бу хакта эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Беренче очракта кырыкалдарларның капканына 64 яшьлек песионер ханым каба. 10 октябрьдә аңа шалтыратып: «Акчагызны урларга телиләр, шуның өчен башка счетка күчереп торырга кирәк”, - дип ышандыралар. Шәһәрдәшебез билгесез затларның таләбен үти, сумманың бер өлешен ул хәтта кредитка ала.  

Шундый ук ялганга 23 яшьлек укытучы кыз да ышана. Ул счетындагы акчаларын “саклап калу” өчен, 112 мең сум кредит рәсмиләштереп, үзе дә белмәстән мошенникларга җибәрә. 

Алданганнарын абайлап алгач ике хатын-кыз да хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. Аларның гаризалары буенча җинаять эше кузгатыла. Хәзерге вакытта мошенникларны эзләү эше алып барыла. Мәгълүм булганча, беренче очракта шалтыратучылар Ленинград һәм Новосибирск өлкәләрендә теркәлгән номерлардан файдаланган, икенчесендә Марий-Эл республикасыннан элемтәгә кергәннәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев