Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы предприятесенең берсендә 254 кеше агуланган

Ба хакта ТР санитар табибы белдерде.

Сальмонеллез белән иң күп авыручылар Чаллыда теркәлгән. Шәһәр предприятиесенең берсендә генә берьюлы 254 кеше агуланган. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе коллегиясе утырышында хәбәр иттеләр. 

-    Эшчеләр завод ашханәсендә агулана. Аның эшчеләре шәхси гигиена һәм санитар кагыйдәләрне боза. 41 ашханә эшчесе эштән азат ителде. 90 көнлек карантин билгеләнде, - диде ТР баш санитар табибы Марина Патяшина. 

Исегезгә төшерәбез, агулану очрагы узган елның октябрь азагында теркәлде. Ул вакытта Роспотребнадзор белгечләре тикшерүләр үткәрде. Санитар кагыйдәләр бозудан тыш, биредә куллану вакыты чыккан азык-төлеккә дә тап булдылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агулану