Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы предприятиесендә эшләп, инвалид калган ир-ат гаиләсе компенсация алачак

Зыян күргән шәһәрдәш 11 операция кичергән.

Чаллы судында шәһәр предприятиеләренең берсендә зыян күргән ир-ат эше каралды. Хезмәт куйганда югары ешлыктагы конденсатор җайланмасы шартлап, өстенә май чәчри. Бер ел эчендә ул 11 операция кичерә. Озак вакыт урын өстендә ята. Аңа өченче төркем инвалидлык бирәләр. Моңа кадәр ул суд аша предприятиедән 800 мең сум күләмдә компенсация алуга ирешә.  

Бу юлы судка, акча сорап, туганнары да - ата-анасы, хатыны һәм апасы - мөрәҗәгать итте. Тән җәрәхәтләре алган ир-атны караганда газаплар, борчылу хисләре кичерә алар. Һәрчак янында булалар. Дәвалану озакка сузыла. Алар һәрберсенә 500шәр мең сум компенсация сорады. 

Суд  дәгъваларын өлешчә канәгатьләндерде. Предприятиедән хатыны һәм ата-анасы файдасына 200 мең сум, апасына 150 мең сум компенсация түләнеләчәк.  Моннан тыш, суд чыгымнары да предприятие хисабыннан булачак. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд утырышы