Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы рәссамын Израиль телевидениесендә күрсәттеләр

Моннан 2 ел элек, кияүгә чыгу сәбәпле, ул Израильгә күчеп китә.

Германиядә Израиль рәссамнарының картиналарыннан торган махсус күргәзмә оештырылды. Алар арасында шәһәрдәшебез Алсу Мителманның да эшләре бар иде. Бу уңайдан Израиль телевидениесендә якташыбыз Алсу ханым белән интервью да оештырылды. Аның барышында рәссам Чаллыга үзенең сәламнәрен җибәрде. 

Алсу Мителман Чаллыда укытучы булып эшләгән. Моннан 2 ел элек, кияүгә чыгу сәбәпле, Израильгә күчеп киткән. Хәзерге көндә шәһәрдәшебез 7яшьтән алып 75 яшькә кадәр укучыларга рәсем сәнгате укыта. Киләчәктә үз студиясен булдырырга хыяллана. Шәхси күргәзмә булдыру өстендә дә эшли. Ул нигездә графика сәнгатен үз итә. 

"Германиядә берничә картинамны сатып та алдылар, мин моңа бик шатмын. Чаллыда тулай торакта яшәгәндә иң авыр чакларда гаиләмне шулай туйдырганым истә. Хәзер инде күңел өчен язам. Йөреп кайтам да, матур төсләр күреп, шуны киндергә төшерәм"- ди рәссам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәнгать