Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Сабантуенда Россиянең атказанган артисты җырлый

Бәйрәм салют белән тәмамлана.

Чаллыда беренче Сабан туе 14 июньдә була. Бу көнне Ипподромда физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребез бәйрәм итә.

15 июньдә Яр буе паркы мәйданында шәһәркүләм Сабан туе уза. «Әкият», «Авылым» кече мәйданнарында балалар өчен күңелле бәйрәм оештырыла. Бу мәйданнарда талантыңны күрсәтеп, шулай ук уен, ярышларда катнашып, бүләкләр алырга мөмкин. 

11 сәгатьтә төп мәйданда «Сабантуй – туган җир бәйрәме» дип исемләнгән театраль тамаша башлана. Аннары халык уеннары, спорт ярышларына старт бирелә. 

«Күңел» радиосы концертыннан соң, 13 сәгатьтә милли көрәш башлана. Кичке концертта шәһәрнең күренекле җырчылары чыгыш ясый.

Быел Чаллы Сабантуенда Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов чыгыш ясый. Аның концерты 21 сәгатьтә башлана.

Мәйданда Сабантуе 22 сәгатьтә фейерверк белән бетәр дип планлаштырыла. 

Ипподромда милли бәйрәмебез көндезге 12 сәгатьтә башлана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салават Фәтхетдинов бәйрәм сабан туе салют