Чаллы шагыйрәсе яңа жанрда китап чыгарды
«Бу казахларга хас жанр», - ди Әлфия Ситдыйкова.
Шагыйрә Әлфия Ситдыйкова каләмдәше Рәдиф Гаташ белән «Синең җан, минем җан сөйләшә» дип аталучы шигъри әйтеш китабы чыгарды. Ул ике шагыйрь арасында диалог дисәң дә була. Моңарчы республикада мондый жанрда китап чыкканы булмады. Әйтеш башкортларга, казахларга, кыргызларга хас жанр, ди шәһәрдәшебез Әлфия Ситдыйкова.
«2005 елда мәхәббәт шагыйре булып дөньяга танылган Рәдиф абый Гаташ миңа «Мәңгелек сусау» китабын бүләк итте. Кулыма алып укый башлауга күңелдән бер-бер артлы шигырьләр агыла башлады. Ул көнне мин 30лап шигырь яздым. Ике атна эчендә «Назга сусау китабы» әзер иде. Әлеге шигырьләрне Рәдиф Гаташ тәкълидләр дип атады. 2006 елда китабым басылып чыкты. Рәдиф абый әйтеш китабы чыгарырга тәкъдим иткәч, хуплап каршы алдым. «Синең җан, минем җан сөйләшә» китабы ике шагыйрьнең һәрвакыт үзара аралашып, фикерләшеп, әдәбиятка, шигърияткә тугры иҗатташ дусларга әверелүен дәлилли сыман. Әлеге китап тиз арада үз укучыларын табар дигән өметтә калам», – ди Әлфия Ситдыйкова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев