Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Умыртка баганасын сындырган Чаллы егете җиңү яулады

«Алга таба яшәргә көч табарга туры килде», - дип искә ала авыр вакытларын Марк Барышев.

Красноярскта балалар һәм яшьләр арасында Бөтенроссия урам культурасының «Кардо-дети» премия-конкурсы уздырылды. Чарада Россиянең 46 төбәгеннән  йөзләгән спортчы катнашты. Җиңүчеләрне 8 төр юнәлеш буенча бүләкләделәр: ВМХ, хип-хоп, воркаут, брейкинг, паркур, скут, скейтбординг һәм трикинг.

Чаллыдан 15 яшьлек Марк Барышев WORKOUT дисциплинасы буенча 11-15 яшьлек яшүсмерләр арасында икенче урынга лаек булды. Ул - Россия чемпионы булып өлгергән тырыш егет. Узган ел Россия-1 федераль телеканалында чыгучы «Синяя птица» проектында да катнашты. 

«10 яшемдә дзюдо буенча тренировкалар вакытында умыртка баганамны сындырдым. Аякка басырга тырышырга, алга таба яшәргә көч табарга туры килде. Мин турниклар, перекладиналар ярата башладым. Аларда озак кына асылынып тора идем. Шуннан бу эш ошап китте, турникта төрле күнегүләр башкара башладым. Минем шөгыльләнүләрем бушка булмады. Стрит-спортта зур уңышларга ирештем, Россия чемпионы исеме алдым һәм воркаут буенча җыелма командага эләктем. Хәзерге вакытта башка балаларны да воркаут серләренә төшендерәм, үзем тренировкалар алып барам», – ди спортчы Марк Барышев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев