Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы стилистын сәүдә үзәгеннән куып чыгарганнар

«Оятымнан үләм дип торам», - ди.

Чаллы стилисты Лилия Вәлиева белән күңелсез хәл булган. Бу хакта ул социаль челтәрләрендә сөйләде. Аны сәүдә үзәгеннән куып чыгарганнар. Ул плакат тотып кешеләргә тәкъдим ясап йөргән. 

"Мин кешеләр белән авыр контактка керәм, бигрәк тә таныш булмаганнар белән. Менә шуны бетерер өчен картон битенә "стилистыгыз булыйм әле" дип язып Чаллының бер сәүдә үзәгенә бардым. Тик мине аннан куып чыгардылар. Оятымнан үләм дип торам. Әмма үземне кулга алып бер шоу-румга юл тоттым. Анда мине кертергә, оператор белән төшереп йөрергә ризалык бирделәр. Өч кешегә көч-хәл белән килеп тәкъдим ясадым. Бары берсе генә ризалашты", - ди Лилия Вәлиева. 

Стилист Лилия Вәлиеваны социаль челтәрләрдән күреп белүчеләр шактый. Ул аны актив алып бара. Аның постлары да, сторислары да бары тик татарча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев