Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы стоматология клиникасында пациент инфекция йоктырган

Роспотребнадзор тикшерү үткәрде: кагыйдә бозулар бар.

Яр Чаллы проспектында урнашкан «Арт-стом» теш дәвалау клиникасын 90 көнгә яптылар. Мондый карарны шәһәр суды чыгарды. Сәбәбе җитди. Пациентларның берсе инфекция йоктырган. 

Әлеге факттан соң ТР Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы бүлеге белгечләре тикшерү үткәрде. Медицина ярдәме күрсәтү буенча, аеруча инструментларны дезинфекцияләү һәм стерильләштерү буенча кагыйдә бозулар ачыкланды. Бүлмәләрне җыештыру тиешенчә уздырылмаган. Моннан тыш, куллану вакыты чыккан дезинфекция чаралары кулланылган. 

«Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендә законнарны бозу» маддәсе буенча стоматология клиникасына административ протокол төзелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев