Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы суды автобус йөртүчене хөкем итте

Шофер нидә гаепләнә?

Чаллы суды «НЕФАЗ» автобусы йөртүчене 2 елга шартлы рәвештә хөкем итте. Шофер гаебе белән юл-транспорт һәлакәтеннән соң 72 яшьлек әби вафат булды. 

Автобус йөртүчене «Юл йөрү кагыйдәләрен бозу һәм саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүдә гаепле» дип таптылар. Аны шартлы рәвештә ике елга ирегеннән һәм ике елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, «НЕФАЗ» автобусы йөртүче Муса Җәлил проспектында әбине бәрдерде. Шофер светофорның кызыл утына чыкты. 

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе табибларының әбине терелтергә тырышуына карамастан пациент вафат булды. 

Судта, автобус йөртүченең светофорга якынлашканда игътибарын телефонга юнәлтүе билгеле булды. Нәтиҗәдә автобус стоп-линияне уза һәм хатын-кызны бәрдерә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: НЕФАЗлар кеше үлеме суд хөкем