Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табиблары авыруны үлемнән коткара

Алар аның сәламәтлеге өчен 13 ай көрәшә.

Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе (БСМП) табиблары күкрәп аортасын тулысынча алмаштыру буенча сирәк очрый торган, катлаулы операция ясадылар.  Югары класслы белгечләр операцияне йөрәк эшләп торганда 4 этапта башкардылар. 

 57 яшьлек Мамадыш кешесе бик авыр хәлдә хастаханәгә эләгә. Агач ташый торган машина йөртүченең руль артында утырганда күкрәге бик каты авырта, "яна". 

"Мин сулыш ала алмадым. Бөтен тәнем авыртты, дип искә ала Ринат Гыйльфанов ул көнне. 

Ул ашыгыч ярдәм машинасының хастаханәгә баруын бераз гына хәтерли.

Диагноз җитди булып чыга - күкрәк аортасы аневризмасы таркалган. Ир-атны дәвалауга, дөресрәге операциягә кардиохирурглар, йөрәк-кан тамырлары хирурглары, ретгенхирурглар һәм анестезиологлар кушылган. 

Ринат аңына килгәч, табиблар аңа операциянең бик катлаулы булуын, әмма пациентның аның җиңел уздыруын әйтәләр. 

"Табибларга рәхмәт. Алар мине теге дөньядан чыгардылар", - ди ул үзен коткаручыларга.

Табиблар бер елдан артык авыруны дәвалыйлар. Ринатка кан әйләнешен кайтару өчен 3 стент-графт һәм ике протез куйганнар. Алар ярдәмендә аның баш мие кан белән тәэмин ителә.

 "Без күкрәк аортасын тулысынча эндопротез белән яптык. Нәтиҗәдә әгъзалар тиешенчә "тукланды". Пациент озак вакыт, бөерләрнең тиешенчә кан белән тәэмин ителмәве аркасында, югары кан басымыннан интекте", -ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгың штаттан тыш баш кардиохирургы Рамис Якубов. 

Контроль томография  нәтиҗәсендә авыруның күкрәк аортасында табибларга ошамаган кимчелек ачыклана.

Рентгенхирург Марат Шәрәфетдинов  рентген-контроль астында артериядән чыккан сыеклык агуны катетер һәм махсус клей ярдәмендә туктата.  Аңа моның өчен 20 минут вакыт һәм 4 ампула клей кирәк була. Пациент операция вакытында аңында була, әмма авыртуны сизми. 

Бүгенге көндә ул үзен яхшы хис итә. Хатыны, ике улы һәм оныклары янына кайтуны көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БСМП Уникаль очрак Сәламәтлек саклау чир Үлемнән коткару