Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табиблары катлаулы операция ясады

Нәтиҗәдә 80 яшьлек пациентның гомере сакланды.

Чаллының Ренат Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә катлаулы операция ясап авыр хәлдәге кешенең гомерен саклап калдылар.

80 яшьлек ир-ат миокард инфаркты һәм кискен йөрәк җитешсезлеге белән кардиореанимациягә эләккән. Табиблар тиз арада операция ясарга карар кабул иткәннәр.

Операция ясаганда заманча технологияләр кулланганнар, телемедицина ярдәмендә Россиянең алдынгы  клиникаларыннан белгечләрҗәлеп иткәннәр.

Операция вакытында  йөрәк эшенә ярдәм итү өчен пациентны ЭКМО аппаратына тоташтырганнар.

Операция уңышлы тәмамланган. Бүгенге көндә ир-атның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Фотолар шәһәр сәламәтлек саклау идарәсеннән алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек саклау чир