Чаллы табиблары өйгә килеп карый
Анализ да алалар.
Бөек Ватан сугышы ветераннары игътибар үзәгендә. Сугыш ветераннары госпитале табиблары аларга «кунакка» йөри башлады. Максатлары – сәламәтлекләрен тикшерү. Шунда ук анализ да алалар, дарулар да язалар. Теләкләре булса, госпиталь стационарына ятып дәваланырга юллама да бирәләр.
«Ветераннарның сәламәтлекләре төрлечә. Яшьләре, авыруларына карап. Күбесендә йөрәк-кан тамырлары системасы һәм терәк-хәрәкәт аппараты белән бәйле үзгәрешләр күзәтелә», – ди табиб-терапевт Илгиз Габидуллин.
Табиблар тыл хезмәтчәннәре, концлагерь тоткыннары, блокададагы Ленинградта яшәүчеләргә дә киләләр. Медицина тикшерүенә мохтаҗ ветераннарның исемлекләре шәһәр поликлиникалары ярдәмендә төзелгән.
«Ветераннарның өйләреннән чыкмыйча гына сыйфатлы медицина ярдәме алуы никадәр мөһим булуын аңлыйбыз. Безнең команда кулдан килгәннең барысын да эшли. Көчләрен һәм сәламәтлекләрен кызганмый Ватаныбыз өчен көрәшкән ветераннарыбызны кайгырту – безнең зур бурычыбыз», – ди госпитальнең баш табибы Резеда Мәүҗүтова.
Табиблар бригадасы 9 майга кадәр медицина ярдәменә мохтаҗ барлык ветераннарны карап чыгарга планлаштыра.
Фотолар сәламәтлек саклау идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев