Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табибы Раил Шакирҗанов: «Коронавирус ишетү сәләтенә нык тәэсир итә”

Узган ел 210 кешегә операция ясаганнар.

3 март - Халыкара колаклар сәләмәтлеген һәм ишетү сәләтен саклау көне. Шул уңайдан “Ишетү тернәкләнү үзәге” җитәкчесе Раил Шакирҗанов матбугат конференциясе уздырды. 

Аның әйтүенчә, колаклар сәламәтлегенә нык игътибарлы булырга кирәк. Ишетү сәләте менингит, кызамык, паротит, отит һәм төрле инфекцияләр нәтиҗәсендә начарланырырга мөмкин. Соңгы вакытта исемлектә коронавирус та бар. Ул да колакларга бик каты зыян сала, ди табиб. Колаклар начар ишетсә, шауласа, авыртса, кичектермичә, шифаханәгә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә Раил Шакирҗанов. 

-    Узган ел “Ишетү тернәкләнү үзәге” стационарында 276 пациент дәваланды, 210 кешегә операция ясадык. Операция ясау очраклары 90 проценттан артык, - ди табиб Раил Шакирҗанов. 

Ишетү сәләте начарланган балалар да шактый. Чаллыда ел саен 600гә якын бала үзәктә тикшерү үтә. Авыр очракларда табиблар кохлеар имплантация үткәрә. Операция кичергән һәм ишетү аппаратлары киеп йөрүче балалар соңыннан да күзәтчелек астында булалар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиблар ишетү сәләте