Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табибы рекордсмен булды

Казанда Беренче Бөтенроссия сәламәтлек фестивале узды. Чарага төрле шәһәрләрдән һәм хәтта чит илләрдән 2000нән артык хатын-кыз килде.

Чаллы шәһәренең 1нче  стоматология хастаханәсенең теш табибы Гөлназ Дәүләтова Казанда узган Беренче Бөтенроссия сәламәтлек фестивалендә катнашты. Анда йога буенча күмәк хатын-кызлар тренировкасы буенча Россия рекорды теркәлде.

Барлыгы әлеге чарада башка шәһәрләрдән һәм хәтта илләрдән 2000нән артык хатын-кыз килде. 25 меңнән артык катнашучы фестивальгә онлайн кушылды. Иң кечкенәсенә - биш, ә иң олысына 67 яшь иде. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гөлназ Дәүләтова йога белән 2021 елның ноябреннән шөгыльләнә. «Мин тормышымда йога барлыкка килүемә бик шат. Ул тынычландыра, башны начар хис-тойгылардан арындыра», - диде табиб.
Фото: Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге